news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә велосипедчы малай җиңел машина тәгәрмәче астында калып имгәнгән

10 яшьлек баланы "Татнефть" җәмгыяте медсанчастенең нейрохирургия бүлегенә салганнар.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Әлмәттә велосипедта барган 10 яшьлек укучы малай, "Лада" автомобиле көпчәге астында калып, авыр җәрәхәтләр алган.

Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез 8 Март урамында 23нче йорт каршында килеп чыккан. Якынча мәгълүматларга караганда, "Лада" җиңел машинасының 26 яшьлек йөртүчесе  юл кырыеннан велосипедта барган 10 яшьлек малайны бәрдергән.

Һәлакәттә бала авыр җәрәхәтләр алган, һәм аны «Татнефть» медсанчастенең нейрохирургия бүлегенә салганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot