news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә варислар артты

Татар гимназиясе укучылары да хәзер алар сафында

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). Риза Фәхреддин исемендәге татар гимназиясе укучыларын Татарстан варислары берлегенә кабул иттеләр.

Берлекнең хәзер 150 мең яшь тарафдары бар. Татар гимназиясенең 5 нче сыйныф укучылары да хәзер алар сафында. Ләкин бу мәртәбәгә ия булганчы, укучылар маршрут картасында күрсәтелгән “Белем дөньясы”, “Юл хәрәкәте кагыйдәләре”, “Варис”, “Әби сандыгы”, “Көйне уйлап тап”, “ИЗО”, “Ашыгыч ярдәм”, “Спорт” кебек станцияләргә тукталып сынау узды. Элеккеге пионерлар Татарстанның яңа варисларына Республика әләмендәге өч төстәге галстук бәйләде, дип белдерә “Әлмәт таңнары” басмасы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot