news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә вандалларны эзлиләр

Яшьләр компаниясе шәһәр пляжында урнаштырылган декорацияләрнең берсен ваткан.

(Әлмәт, 16 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә вандалларны эзлиләр, дип яза җирле басма.

Бу хәл 13 августта төнге беренчеләрдә булган. Яшьләр компаниясе шәһәр пляжында урнаштырылган декорацияләрнең берсен ваткан. “Яшел фитнес” стеласын вату фактын видеокүзәтү камерасы төшереп алган. Аннан күренгәнчә, ике егет башта стеладагы тишеккә тыгыла, аннары стеланы вата. Яшь вандалларны хокук саклау органнары эзли.

news_right_1
news_right_2
news_bot