Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә вандаллар кулыннан зыян күргән бронза Шүрәле сыны кабат торгызыла
Сентябрь башында бронза сынны кәрҗине белән бергә урлыйлар, волонтерлар, полиция хезмәткәрләре эзләү белән шөгыльләнә башлый, әмма гаеплеләр һәм урланган әйбер табылмый.
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Бу атнада әлмәтлеләр яратып өлгергән «Бу кап-кара урманда...» скульптурасын беренче кыяфәтенә кайтарачаклар. Сәнгать әсәренең авторы-танылган Питер скульпторы һәм реставраторы Павел Игнатьев. Ул Әлмәткә киләчәк һәм вандаллар кулыннан зыян күргән композицияне торгызачак. Бу хакта Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сюрреалистик скульптураны узган елның җәендә Санкт-Петербург стрит-арт тикшерү институты үткәрә торган «Алтын алма турындагы әкиятләр» паблик-арт программасы кысаларында урнаштырганнар. Һәйкәл велосипедта барган Габдулла Тукайны сурәтли, ә кәрҗиндә аның әкиятенең төп персонажы – Шүрәле урнашкан.
Беренче көннәрдән үк урам композициясе нефть шәһәре кунакларына һәм халкына бик ошады, бигрәк тә кечкенә мифик җан иясе. Хәтта урман рухына борын һәм үкчәләрне тидерү «уңыш китерә» дигән традиция дә барлыкка килде. Тик 1 сентябрьдә аны кәрҗин белән бергә урлыйлар. Эзләү белән волонтерлар, полиция хезмәткәрләре шөгыльләнә башлады, әмма гаеплеләрне табып булмады.
Ул чакта скульптураның урланган өлешен яңадан торгызу турында карар кабул ителгән. Бу көннәрдә Павел Игнатьев аны үз урынына куячак. Бу хәл кабатланмасын өчен, скульптор Шүрәле кәрҗине һәм фигурасын ныгытачак, шәһәр хакимияте видеокүзәтү урнаштырачак.
Скульптура Габдулла Тукай образын кешеләргә якынайтуга, аның тормышына һәм иҗатына кызыксыну уятуга юнәлдерелгән. Тукай велосипедта әлмәтлеләрнең кәефен чагылдыра, чөнки нәкъ менә биредә велоузыш актив үсә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз