news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә вакансияләр ярминкәсенә килүчеләр курсларда укырга язылды

Чарада унҗиде оешманың кадрлар бүлеге вәкилләре катнашты.

(Әлмәт, 22 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә мәшгульлек үзәге тарафыннан оештырылган эш урыннары ярминкәсенә 102 кеше килгән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ярминкәгә килүчеләргә хисапчы, кассир, котельня операторы, социаль педагог, яшьләр белән эшләү бүлеге мөдире, пешекче, электромонтер, машина йөртүче, экскаватор йөртүче, тракторчы, контролер һәм башка белгечлекләр буенча эш урыннары тәкъдим ителде.

Чарада унҗиде оешманың кадрлар бүлеге вәкилләре катнашты. Бирегә киүчеләрдән 10 кеше бушлай укыту курсларында белем алырга теләк белдерде. Шулай ук 2 кеше һөнәр сайлау буенча махсус тест узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot