news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә вакансияләр ярминкәсе узды

Ярминкәгә 75 кеше килде.

(Әлмәт, 28 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт мәшгульлек үзәгендә эшсез калган гражданнар өчен эш ярминкәсе оештырылды. Бу турыда җирле басма яза.

Ярминкәгә килүчеләргә шофер, химик анализ лаборанты, электромонтер, тракторчы, контролер һәм башка белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде. Чарада ун оешманың кадрлар бүлеге вәкилләре катнашты.

Ярминкәгә 75 кеше килде. Шулардан 10 кеше бушлай укыту курсларында белем алырга теләк белдерде. 8 кеше исә бу көнне һөнәр сайлау буенча махсус тест узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot