news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә вакансияләр ярминкәсе узачак

Бу юлы ул инвалидлар өчен уздырыла.

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). 7 декабрьдә Әлмәттә вакансияләр ярминкәсе узачак, дип хәбәр бирә "Әлмәт таңнары".

Бу юлы ул инвалидлар өчен уздырыла. Мәшгульлек үзәгенә килүчеләр предприятие-оешмаларга кирәкле һөнәрләр белән таныша ала. Шулай ук эш бирүчеләр белән аралашу мөмкинлеге дә тудырыла. Чара иртәнге 9да башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot