news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә узган атнада тугыз кешене эт тешләгән

Бюджетта хуҗасыз хайваннар өчен приют ачарга финанс чыгымнары каралмаган

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Узган атнада гына да Әлмәттә тугыз кешене эт тешләгән. Аларның бишесе хуҗасыз, билгесез этләр.

Әлмәтлеләр этләр белән бәйле сорауны муниципалитет порталы аша район башлыгына да биргәннәр.

– Хуҗасыз этләрне тоту белән подряд оешмасы шөгыльләнә. Аңа заявканы “Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык департаменты” МАУ бирә, – диелгән җавапта. – Заявкалар департамент тарафыннан халыктан кергән мөрәҗәгатьләр буенча туплана. Район бюджетында хуҗасыз хайваннар өчен приют ачарга финанс чыгымнары каралмаган. Мөрәҗәгатьләре финанс чыганагы булу белән исәпкә алыначак.

Бу хакта “Әлмәт таңнары” басмасы хәбәр итә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot