Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә урып-җыю эшләре ахырына якынлашты
Суктырылган ашлык күләме – 87535 тонна.
(Әлмәт, 7 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районында урып-җыю ахырына якынлашты, дип яза җирле басма.
Бүгенге мәгълүматларга караганда барлыгы 39818 гектар мәйданда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар суктырылган. Бу барлык мәйданның 90 процентын тәшкил итә. Суктырылган ашлык күләме – 87535 тонна. Район буенча уртача уңыш бирүчәнлек быел гектарыннан 22 центнер. «Чагылтау», «Аппак», «Клементейкино», «Михайловское» хуҗалыкларында иртә культураларны урып-җыюны тулысы белән тәмамлаганнар.
Туфрак эшкәртү дә дәвам итә. 57 мең гектар мәйданның 37 процентында эш башкарылган инде. Уҗым культураларын чәчү төгәлләнгән. Киләсе ел уңышы өчен 2 мең гектарда уҗым арышы, 10,4 мең гектарда бодай чәчелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз