news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә Урам театры оештырылачак

Әлмәт татар дәүләт театры шушы теманы өйрәнә.

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт шәһәрендә Урам театры оештыру эшләре башланган. “Урам театры – халыкны җәлеп итү өчен искиткеч кызыклы сәнгать. Без шул теманы өйрәнәбез. Аны “Татнефть” белән бергәләп гамәлгә кую программасы эшләнә”, – диде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Әлмәт татар дәүләт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Урам театры оештыру – “Татнефть”нең генераль директоры Наил Маганов идеясе. Үткән ел Нефтьчеләр көнендә Әлмәттә чакырылган урам театрлары чыгышлары белән “Яркие люди” фестивале оештырылган иде. Быел Әлмәт Урам театры идеясен үзе тормышка ашырмакчы.

“Әлмәт – нефтьчеләр башкаласы. Нефтьчеләрнең штаб-квартирасы монда булганлыктан, Наил Маганов белән дә соңгы өч айда ике тапкыр очраштык. Ул мәдәнияткә булышлык итү генә түгел, аны үзенең шәхси эше итеп карый. Картиналар галереясе төзү дисеңме, яңа гына фәнни-техник музей оештырумы – аның планнары искиткеч, мин аны тыңлап гаҗәпләнеп утырам”, – дип сөйли театр директоры.

Мәгълүмат өчен, былтыр август аенда Казанда да «Урам сәнгате көннәре» фестивале оештырылган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100