Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә уникаль операция ясадылар
Әлеге төр операциянең Татарстанда беренче уздырылуы.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Әлмәт, 8 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 5 августта "Татнефть" ААҖ һәм шәһәр медсанчастенда сакраль нейромодуляция инновацион алымын кулланып, бәвел бүленеп чыгу функциясенең бозылуын дәвалау буенча уникаль операция уздырдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Әлеге төр операциянең Татарстанда беренче уздырылуы. Имплантацияне профессор, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.И.Пирогов исемендәге Россия геронтология фәнни-клиник үзәгенең урология бүлеге мөдире Григорий Георгиевич Кровобородов белән бергә медсанчасть урологы Руслан Рәдисович Дәүләтов уздырды.
Операция Әлмәт һәм Казан табиблары өчен «Татнефть» ААҖ һәм шәһәр медсанчасте базасында сакраль нейромодуляция буенча белем бирү курсы кысаларында уздырылды. Практик өлештән тыш курс барышында пациентларны сайлап алу белән бәйле теоретик мәсьәләләр каралды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз