news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә уникаль нефть музее ачылды

Музейның тантаналы ачылышында Наил Мәганов һәм Азат Хәбибрахмановның мөрәҗәгатен киләчәк капсуласына салдылар.

(Әлмәт, 1 октябрь, Татар-информ, "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә уникаль нефть музее ачылды. Музей үзенең купшылыгы белән генә түгел, ә эчтәлегенең бай булуы белән сокландыра, дип яза җирле басма. 

«Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең 55 еллык юбилее уңаеннан уздырылучы мөһим вакыйгаларның берсе, мөгаен, музей ачылу булгандыр. Шушы көннәрдә ул үз ишекләрен ачты.

Заманча интерактив объектны ачу тантанасында идарә начальнигы Азат Хәбибрахманов идарәнең теләсә кайсы үсеш этабында беренче урынга һәрвакыт кеше капиталы чыгуын искәртеп узды.

Һәр музей экспонаты, интерактив мәйданчыклар турында өстәмә белешмәләр алу өчен музейда QR-кодны укый торган мобиль кушымта да булдырганнар. Шуның аша кызыксынган һәркем үзенә кирәкле мәгълүматны укый ала.

Гомумән, әлеге объектта моннан тыш та инновацион технологияле ныгытмалар, сенсор китаплар һәм фотоальбомнар шактый. Каһарман батырлар, сугыш елларында һәлак булган нефтьчеләр, идарә ветераннары турында мәгълүматлар – һәммәсе дә музейның алгы урыннарын били.

Архивлардан идарә тормышы турында да, нефтьчеләр хакында да тулы мәгълүмат алып була. Бирегә алга таба мәктәп укучылары да, булачак нефтьчеләр дә, шулай ук нефть табу тармагында көч куйган ветераннар да килер, кызыклы нефть дөньясына сәяхәт кылыр дип көтелә.

Музейның тантаналы ачылышында шулай ук тагын бер мөһим мизгел булды – Наил Мәганов һәм Азат Хәбибрахмановның мөрәҗәгатен киләчәк капсуласына салдылар. Аны «Елховнефть» идарәсенең 60 еллык юбилеенда ачып уку планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100