news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә уникаль күргәзмә ачылды

Иң күп тавыш җыйган рәссам бәйге ахырында 200 мең сум акчалата премиягә ия булачак.

(Әлмәт, 12 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә бишенче тапкыр «Арт-Сабантуй» бәйгесе старт алды. Әлеге күчмә күргәзмә бөтен республика өчен уникаль санала, дип яза район басмасы.

Узган елларда бәйгедә бары тик республика рәссамнары гына көч сынашса, быел исә төрле төбәкләрдән 168 эш килеп кергән. Барлык эшләрне дә җентекләп тикшереп чыккач, профессиональ хөкемдарлар күргәзмә өчен 30 эшне сайлап алган.

- Ел да бәйгенең тематикасы үзгәреп тора. Быелгы «Арт-Сабантуй»га рус шагыйре Евгений Баратынскийның бик матур шигъри юлларын сайлап алдык: «Есть милая страна, есть угол на земле...А там счастливый дом... туда душа летит...» Иң күп тавыш җыйган рәссам бәйге ахырында 200 мең сум акчалата премиягә ия булачак. Ә тулаем алганда күргәзмәнең фонды 450 мең сумны тәшкил итә. Нефтьчеләр ярдәме белән без менә шундый уникаль, башка төбәкләрдә тиңнәре булмаган чара оештыра алабыз, - диде Әлмәт картиналар галереясы директоры Роза Минабутдинова.

Иҗади бәйге 13 майга кадәр дәвам итәчәк. Күчмә күргәзмәләрдән тыш, картиналар өчен тавышны Интернет аша да биреп була. Күргәзмәләр оештыралачак оешмалар, адреслар турында тулырак art-sabantuy.ru сайтыннан карап була.

news_right_1
news_right_2
news_bot