Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә укучы баланы эт тешләгән
Бу хакта баланың әнисе "Халык контроле"нә язган.
(Әлмәт, 17 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә 3 нче мәктәп янында бер малайга хуҗасыз этләр ташланган, дип яза җирле басма.
Бу хакта баланың әнисе "Халык контроле"нә язган.
- Бер ай инде балалар мәктәпкә йөрергә курка. 3 нче мәктәп янында аларга этләр ташлана. Олы улымны эт тешләде. Кечкенәсе кибеттән кайтканда Герцен урамында этләр ташланган. Ул кулындагы пакеты белән алардан котылмакчы булган. Әмма этләр аның пакетына ябышканнар. Бала нык курыккан, - дип яза автор.
Районның авыл җирлекләрендә дә шундый ук хәл күзәтелә икән. Инстаграмда Ямашида яшәүчеләр дә этләр өереннән зарланган язма урнаштырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз