news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә уку үзәге ачылды

Заводның административ-көнкүреш комплексында урнашкан үзәк 700 кв.метр били.

(Әлмәт, 29 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт торба заводы үзенең уку-укыту үзәген ачты, дип яза җирле басма.

Тантанада Япония компаниясе эксперты, “ОМК” предприятиеләрендә производство үсешенә аудит үткәрүче Тацуми Кимура (Tatsumi Kimura) да катнашты. Ул да торба заводы директоры Александр Токарев белән кызыл тасманы кисте. Уку-укыту үзәгенең символик ачкычы үзәк җитәкчесе Наталья Крупскаяга тапшырылды.

Заводның административ-көнкүреш комплексында урнашкан үзәк 700 кв.метр били. Анда стендлар, коммуникацион җиһазлар белән тәэмин ителгән 8 укыту классы ясалган.

– Уку үзәге төзү теләге торба заводы җитәкчелегендә күптән туган иде инде. Чөнки заводка квалификацияле эшчеләр кытлыгы кичерергә дә туры килгәли. Ә төбәктә станда торбаларны электр белән эретеп ябыштыручы яки прокатларны төзәтүчеләр әзерләүче бер генә уку йорты да юк, – диде АТЗның персонал буенча директоры Әмир Егамов. Шәхси уку-укыту үзәге төзүнең икенче сәбәбе – төп производство ихтыяҗларына кирәк булган средстволарны янга калдыру. Киләчәктә завод башка төбәк предприятиеләренә дә белгечләр әзерләргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100