news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә тычканнар "һөҗүм" итә

Әлмәт “тычкан” чире буенча республикада исемлекнең башында тора

 (Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”). Геморрагик бизгәк йоктыручылар һаман да күп. Узган атнада республика буенча шундый 74 очрак теркәлгән (аннан алдагысында әлеге сан 54 иде).

Роспотребназор идарәсе китергән күрсәткечләргә караганда, Әлмәт “тычкан” чире буенча исемлекнең башында тора – 19 очрак. Чаллыда 11, Казанда 10, Түбән Камада 7 һәм башка районнарда 1-4 әр очрак күзәтелгән. Табиблар урманда һәм табигатьнең башка җирләрендә булганда, бакчада эшләгәндә, ачык производство урыннарында санитария таләпләрен үтәргә киңәш итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100