news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә тукталышларда яңа павильоннар куелачак

Башкараласы эшләр килешүгә кул куелган көннән 2019 елның 31 декабренә кадәр тәгаенләнергә тиеш.

(Әлмәт, 10 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Дәүләт сатып алулары сайтында Әлмәттә тукталыш павильоннарын җыю һәм монтажлау буенча яңа тендер чыкты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Тендер нигезендә әлеге эшләрне башкаруга 1 969 363,20 сум сарыф итү планлаштырыла. Заказны “Әлмәт шәһәр автомобиль юллары идарәсе" бирә.

Гомуми бәясе 93779,20 сум булган 21 тукталыш павильоны урнаштырылачак.

Башкараласы эшләр килешүгә кул куелган көннән 2019 елның 31 декабренә кадәр тәгаенләнергә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot