news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә Тукай һәйкәленең бер өлешен урлаганнар

Шүрәле скульптурасын урлаган кешеләрне күреп торган шаһитларны эзлиләр.

Әлмәттә Тукай һәйкәленең бер өлешен урлаганнар
соцсети, Дмитрий Максимов

(Казан, 1 сентябрь, "Татар-информ"). Әлмәт шәһәренең Ленин урамында Габдулла Тукайга куелган һәйкәленең бер өлешен урлаганнар. Бу турыда социаль челтәрләрдә хәбәр итәләр.

"Тукай һәйкәленең бер өлеше - Шүрәле скульптурасын урлаган кешеләрне күрүчеләрне эзлибез", диелә бу хәбәрдә.

"Бу турыда белгән, күреп торган кешеләрне элемтәгә чыгуларын сорыйбыз. Сезнең ярдәмгә өметләнәбез. Бу скульптура безнең шәһәр өчен зур әһәмияткә ия ", дип мөрәҗәгать итәләр Әлмәт паблигында.

Скульптура "Бу кап-кара урманда…" дип атала. Аны былтыр ясаганнар. Габдулла Тукай бара торган велосипедның алгы тәгәрмәчендә Шүрәле утыра торган булган. Былтыр 25 августта һәйкәлне ачу вакытында төшерелгән фото: 

 
 
 
 
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Просим репоста! Внимание! Ищем свидетелей кражи Шурале - части скульптуры Тукая «В этом удивительном лесу» по адресу Ленина, 32. ⠀ Вчера был украден элемент скульптуры - герой татарской мифологии Шурале. Просьба всем, кто видел или что-то знает о произошедшем, написать нам в сообщения. Надеемся на вашу помощь! Это очень важная скульптура для города. На фото- скульптура сегодня утром после кражи. @tatneft_official

Публикация от Паблик-арт программа (@almetpublicart)

news_right_1
news_right_2
news_bot