Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә туган якны өйрәнү эшчәнлеге буенча семинар узды
Биредә туган якны өйрәнү эшчәнлегенең гамәли әһәмиятенә зур игътибар бирелде.
(Әлмәт, 23 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). С.Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә «Татарстан Республикасы китапханәләренең туган якны өйрәнү эшчәнлеге: хәзерге торышы һәм перспективалары» дип исемләнгән зональ семинар узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Семинар Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге тарафыннан оештырылды. Семинарда Татарстанның көньяк-көнчыгыш ҮКСның, шулай ук Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга, Менделеевск китапханәләренең директорлары һәм хезмәткәрләре катнашты. Биредә туган якны өйрәнү эшчәнлегенең гамәли әһәмиятенә зур игътибар бирелде. Чара ахырында катнашучылар 2 нче китапханә филиалында кунак булдылар. Соңыннан шәһәр буенча экскурсия уздырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз