news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә туберкулез таралуы борчу тудыра

Туберкулез белән авыручыны ачыклау бүген җиңелләрдән түгел, чөнки ике елдан да артыграк вакыт тикшерү узмаучылар бар - ММЧ

 (Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). Әлмәттә туберкулез белән авыручылар кимеми. Киеренке торыш кичекмәстән чаралар күрүне таләп итә.

Кичә бу җәһәттән уздырылган утырышта чыгыш ясап, сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Равил Хәйруллин быелның ун аенда туберкулез белән авыруның 93 очрагы ачыклануын бәян итте. Авыручыларның 76 сы шәһәрдә, 17 се авылда яши. Туберкулез белән авыручыны ачыклау бүген җиңелләрдән түгел, чөнки ике елдан да артыграк вакыт тикшерү узмаучылар бар. Шуңа күрә һәркем флюорография тикшерүен даими үтәргә тиеш, дип яза Әлмәт җирле газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot