Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә туберкулез белән авыручылар ике тапкырга арткан
Авыручыларның күпчелеге беркайда да эшләмәүчеләр, 4 се ВИЧ-инфекцияле санала.
(Әлмәт, 28 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 24 март – туберкулез белән көрәш көнендә шәһәрдә 115 кеше флюорография тикшеренүе үткән, дип яза җирле басма.
Белгечләр әйтүенчә, Әлмәт туберкулезга каршы диспансерда бүгенге көндә 70 авыру исәптә тора (41 е ир-ат, 29 ы хатын-кыз), шуларның 63 е шәһәрдә яши, 7 се авыл кешеләре. Агымдагы ел башыннан үпкә туберкулезы 11 кешедә ачыкланган, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 2 тапкырга күбрәк. Авыручыларның күпчелеге беркайда да эшләмәүчеләр, 4 се ВИЧ-инфекцияле санала. Флюорография туберкулездан тыш, күкрәк читлеге органнарындагы яман шешне дә ачыкларга ярдәм итә. Узган ел шул рәвешле 30 онкология, 215 үпкә авыруы билгеле булган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз