news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә триатлон буенча Россия кубогына ярышлар узды

Әлмәттән Наталья Первушина муниципаль этап җиңүчесе буларак пьедесталга күтәрелде.

(Әлмәт, 12 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә бик триатлон буенча Россия кубогы, Татарстан Республикасы кубогы, Әлмәт беренчелегенә ачык ярышлар оештырылды. Аларда катнашу өчен илнең төрле төбәгеннән триатлончылар җыелды, дип яза җирле басма.

Спортчыларны район башлыгы Айрат Хәйруллин, “Татнефть” компаниясе генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Россиянең триатлон федерациясе башкарма директоры Светлана Самохвалова һәм башкалар тәбрик итте. Алар физкультура һәм спорт үсешенә өлеш кертүчеләргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, күкрәк билгеләре тапшырдылар.

Россия кубогы өчен ярышучылар, 16-19 яшьлекләр һәм муниципаль этапта көч сынашучы 19 яшьтән зурраклар, эстафета командасы белән чыгыш ясаучылар башта 750 метрга йөзде, аннан велосипедта 20 км узышты һәм тагын 5 километрга йөгерделәр. 13-17 яшьлекләргә йөзү 300 метр, велосипедта 8 км, йөгерү 2 км тәшкил итте. Триатлон ярышларына 2006 елда туган һәм алардан да яшьрәкләр (100 (йөзү) + 2 км (велосипед) + 2 км (йөгерү)) нокта куйды. Триатлончыларның барысы да Әлмәттә ярышлар өчен шартларның искиткеч булуын билгеләп үттеләр. Җиңүчеләргә һәм призлы урын яулаучыларга бүләкләр тапшырылды. Россия кубогы җиңүчесе булып “элита”төркемендә Максим Кузьмин танылды. Әлмәттән Наталья Первушина да муниципаль этап җиңүчесе буларак пьедесталга күтәрелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot