news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә триатлон буенча Россия Кубогы була

Ярышлар 11 августта узачак.

Әлмәттә триатлон буенча Россия Кубогы була
Ильнар Тухбатов/архив

(Әлмәт, 17 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә триатлон буенча Россия Кубогы уздырылачак, дип яза җирле басма.

Әлмәт халкында спортка кызыксыну уяту һәм триатлон спорт төрен үстерү, популярлаштыру максатыннан 11 август көнне шәһәребездә триатлон буенча Федерация Кубогы һәм Россия Кубогы уздырылуы планлаштырылган.

Шунлыктан 9.00 - 13.00 сәгатьләрдә бәйге уздырылу маршруты буенча - Төзүчеләр проспектыннан алып Г.Тукай проспектына кадәр Шевченко урамы һәм Маяковский, Шевченко, Грибоедов, Радищев, М.Җәлил, Заслонов, Базовая, Монтажная һәм Болгар урамнары ягыннан чыгу юллары ябылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot