news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә триатлон буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге башланды

Татарстан данын 19 кеше яклый.

Әлмәттә триатлон буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге башланды
almet-rt.ru/news/kөn-temasyi/lmtt-triatlon-buencha-rossiya-chempionaty-uza

(Әлмәт, 22 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә бүген триатлон буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге башланды. Ярышларда илнең 24 төбәгеннән 500 ләп спортчы һәм һәвәскәр катнаша. Татарстан данын 19 кеше яклый. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Триатлончыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, Россиянең триатлон Федерациясе Президенты Петр Иванов, Татарстан спорт министры урынбасары Айрат Әхмәров сәламләде.

Тантаналы ачылыштан соң, ярышлар дәвам итте. Россия беренчелеге ярышларында бүген 15-17 яшьлек егет-кызлар көч сынашты. Алар U-23, U-19 яшь категорияләрендә шәһәр күлендә 1,5 км йөзде, велосипедта 40 км узышты, 10 километрга йөгерде. Бөтенроссия ярышларында катнашучы 15-17 яшьлекләргә йөзү 300 метр, велосипедта 8 км, йөгерү 2 км тәшкил итте.

Россия чемпионаты кысаларында ир-атлар һәм хатын-кызлар шулай ук өч этаптан торган дистанцияне узды. Триатлончылар 1,5 км арага йөзде, 40 км араны велосипедларда узышты, 10 километрны йөгерде. Спортчылар эстафеталарда да иң-иңнәрне ачыклады.

Иртәгә бөтенроссия стартларыннан тыш һәвәскәрләр өчен "Әлмәт триатлоны 2019" ачык ярышлары да узачак. Шул рәвешле TIMERMAN буенча ярышларның җәйге кубок сериясе башланып китә. Серия призерлары 31 августта билгеле булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot