news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә тоткыннарны ашатуга 3 миллион сумга якын акча бүлеп биреләчәк

Финанс ярдәм федераль бюджеттан күрсәтелә.

(Әлмәт, 2 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә тоткыннарны ашатуга 2,7 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Тендер РФ Дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Финанс ярдәм федераль бюджеттан күрсәтелә. Бу акчага макарон, ярмалар, ит, балык, компот һәм соклар сатып алынырга тиеш.

Аукцион 12 ноябрь көнне узачак. Товар белән тәэмин итү срогы 2019 елның 1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр. Контракт шартлары буенча әлеге продукция ГОСТ таләпләренә туры килергә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot