Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә торак йорт ишегалдында “Газель” яна башлаган
Янгын сүндерүчеләр тырышлыгы белщн машина шартламый калган.
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Әлмәттә янгын сүндерүчеләр торак йорт ишегалдында яна башлаган “Газель” йөк машинасы шартлауга юл куймаган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Чакыру буенча килгән 65 нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре янгынны тиз сүндергән. Янгыннан зыян күргән “Газель”нең газда йөрүен исәпкә алсак, янгын сүндерүчеләрнең машина шартлауга юл куймаулары аңлашыла.

Беренчел мәгълүматлар буенча, автомобиль төзек булмаган һәм хәрәкәт иткән вакытта яна башлаган. Һәлакәт аркасында зыян күрүчеләр юк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз