Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә торак-коммуналь хуҗалык тармагында хезмәт куючылар Сабантуе узды
Хезмәт алдынгыларына район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырдылар.
(Әлмәт, 15 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә Сабантуйлар әле дә дәвам итә. Бүген торак-коммуналь хуҗалык тармагында хезмәт куючылар Сабантуйның кече мәйданына җыелды, дип яза җирле басма.
Мәгълүм булганча, Сабантуй бәйрәме гадәттә язгы кыр эшләре тәмамлангач үткәрелә. Торак-коммуналь хуҗалык тармагында – ел әйләнәсе “язгы кыр эшләре”. Җылыту сезоны тәмамланып өлгерми, яңасына әзерләнергә кирәк, ремонт эшләрен дә кичектерергә ярамый, коммуналь хезмәтләрне дә өзлексез күрсәтеп тору зарур. Сабантуйның нәкъ менә көзгә аяк басар алдыннан оештырылуы очраклы түгел, чөнки бүген башкарылган эшләргә бераз нәтиҗәләр ясарга мөмкин: торак йортларның, социаль объектларның җылылык системалары ягулык сезонына юдыртып, әзерләп куелды, быелгы капиталь ремонт та тәмамланып килә һәм башкалар. Кыскасы, бераз ял итеп алсаң да була.
Сабантуй белән котларга район һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчеләре Марат Гыйрфанов һәм Ленар Вәлиев тә килгән иде. Алар әлеге тармакта Сабантуй уздыруның күркәм традициягә әйләнүен билгеләп үттеләр, хезмәт алдынгыларына район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Башка еллардан аермалы буларак, иң яхшы ишегалды җыештыручысы, чәчәктә утыручы ишегалды, иң яхшы подъезд, чәчәктә утырган балкон бәйгеләренә дә бүген йомгак ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде.

Аннан соң балалар да, зурлар да спорт ярышларында катнашты, торак-коммуналь предприятиеләрнең үзешчәннәре иң матур чыгышларын бүләк итте. Кул эшләренә дә бәйге игълан ителгән булган. Талантлар бу тармакта да күп. Бүләкләр саллы һәм күп иде бәйрәмдә.
– Мондый чаралар кирәк. Ул тәҗрибә уртаклашу, ял итү, бер-берең белән аралашу мәйданы да, – диде “Әлмәт-Водоканал” җитәкчесе Раушан Хафизов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз