news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре бәйрәм итте

Әлеге тармакта 2300 дән артык кеше хезмәт куя.

(Әлмәт, 19 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 19 мартта – торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне. Әлмәтлеләр аны “Иске Әлмәт” район Мәдәният йортында билгеләп үтте, дип яза район басмасы.

Әлеге тармакта 2300 дән артык кеше хезмәт куя. Аларны район башлыгы Айрат Хәйруллин да тәбрик итте. Ул, аерым алганда, торак-коммуналь хезмәтләр сыйфатына һәрберебезнең кәефе бәйле булуын, тармакның тормышыбызда төп урын биләвен әйтте. Чыгышта районның коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә, хезмәтләрнең сыйфатын күтәрүгә йөз тотылуы да искәртелде.

Фидакарь хезмәткәрләргә республика хөкүмәте, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, район Советы һәм башкарма комитеты бүләкләре тапшырылды. Концерт программасының нигездә үз көчләре белән әзерләнүе бу өлкәдә хезмәт куючыларның талантлы булуын раслады, диелә район хәбәрендә

news_right_1
news_right_2
news_bot