news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә ТКХ хезмәткәрләре Сабан туе булды

Әлеге бәйрәм сигезенче тапкыр үткәрелде

 (Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”). Әлмәттә ТКХ хезмәткәрләре Сабан туе сигезенче тапкыр үтте. Анда исә җәйге төзелеш һәм җылылык сезонына әзерлеккә нәтиҗәләр ясала.

Бүген Әлмәттә 23 идарәче компания һәм 13 ТСЖ эшли. Төбәктә торак йортларга капиталь ремонт ясау программасы уңышлы тормышка ашырыла. Ул эшли башлаган чордан алып Әлмәттә барлыгы 2 млдр. сумга 379 йорт яңартылган. Быел 35 йортка капиталь ремонт ясалды, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot