Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә "Тирән тамырлар" бәйгесендә 250дән артык кеше катнашкан
Зона этабы җиңүчеләре апрель аенда узачак бәйгенең финал өлешендә көч сынашачак.
(Әлмәт, 19 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). "Нефтьче" Мәдәният сараенда республиканың көньяк-көнчыгыш фольклор коллективлары арасында "Живая нить традиций" - "Тирән тамырлар" бәйгесенең зона туры узды. Зона этабына республикабызның тугыз районыннан килгән 270 катнашучы җыелды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Әлеге күркәм бәйге шәһәрдә икенче ел рәттән Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин инициативасы белән үткәрелеп килә.
Ул үз алдына милли традицияләребезне буыннан буынга күчерү һәм сәләтне башкаручыларны ачыклау, онытылып бара торган уен, йола һәм гореф-гадәтләребезне кабат яңарту максатын куя.
Бәйге программасы исә гореф-гадәтләребез күренешләре, фольклор һәм вокаль ансамбльләр башкаруындагы халык җырлары белән үрелеп барды.
Зона этабы җиңүчеләре апрель аенда узачак бәйгенең финал өлешендә көч сынашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз