news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә әтиләр ярышты

Чара юл йөрү кагыйдәләрен саклауга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән иде.

(Әлмәт, 1 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең 1 нче «Бәләкәч» балалар бакчасында «Әти белән куркыныч түгел» бәйге-квесты булып узды, дип яза җирле басма.

Чара юл йөрү кагыйдәләрен саклауга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән иде. Бәйгедә шәһәрнең төрле мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләреннән 15 гаилә катнашты.

Балалар әтиләре белән 6 станциядә кызыклы да, мавыктыргыч та биремнәр чиште, юл йөрү кагыйдәләрен дә ныгытты. 51 нче балалар бакчасыннан Мөхәммәдиевләр гаиләсе иң күп очко туплап, абсолют җиңүче исеменә лаек булды. I урын Миңлехәйровларга (21 нче балалар бакчасы), II урын Шәрәфетдиновларга (2), III урын Анисимовларга (3) бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot