news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә терроризмга каршы комиссия утырышында Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлекне тикшерделәр

Әлеге юнәлештә махсус хезмәтләргә 630 видеокамера, металл эзләүче җиһазлар һәм вахтада торучы 609 кеше ярдәмгә килә.

(Әлмәт, 26 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә  Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлекне терроризмга каршы комиссия утырышында тикшерделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлмәт районында куркыныч тудыручы 21 объект, аеруча мөһим 2 объект, яшәү шартлары белән тәэмин итүче 6 объект исәпләнә. Моннан тыш, 60 мәктәп, 90 балалар бакчасы, 4 югары уку йорты, 6 көллият һәм техникум бар. Боларның барысы да куркынычсызлык ягыннан игътибар таләп итүче учреждениеләр булып тора.

Әлеге юнәлештә махсус хезмәтләргә 630 видеокамера, металл эзләүче җиһазлар һәм вахтада торучы 609 кеше ярдәмгә килә. ЭЭМ бүлеге хезмәткәрләре терактларны һәм техноген аварияләрне кисәтү өчен даими тикшерүләр уздыра. Бәйрәмнәр алдыннан шулай ук "Торак" операциясе кысаларында йортларны тикшерү буенча чаралар да көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot