Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә терроризмга каршы көрәш хакында сөйләштеләр
Полиция җитәкчесе урынбасары Олим Отакулов бу уңайдан районда алып барылган эш турында бәян итте.
(Әлмәт, 1 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә террорлыкка каршы комиссиясе утырышы узды.
Полиция җитәкчесе урынбасары Олим Отакулов бу уңайдан районда алып барылган эш турында бәян итте. Чыгышта искәртелгәнчә, узган ел террорлык гамәлен тормышка ашырырга чакырган өчен бер кеше, Интернет челтәрендә экстремистик материалны таратуы һәм пропагандалавы өчен 1 кеше җинаять җаваплыгыгына тартылган. Шәһәргә чит илләрдән килүчеләр хакында сөйләп, Олим Отакулов 2016 елда 2015 елга караганда 4,5 процентка кимрәк мигрантларның исәпкә куелуын әйтте. Бу 9442 кеше дигән сүз. Паспорт режимы бозылган өчен 669 административ беркетмә төзелгән.
Утырышта экстремизмны профилактикалау эшен уку йортларында да оештыру кирәклегенә басым ясалды. Шулай ук сүз аеруча мөһим булган объектларны саклау турында да барды. Мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ирина Павловская мәгариф учреждениеләрендәге эшчәнлек хакында сөйләде. Эш төзелгән план буенча алып барыла. Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов халыкның тынычлыгы тиешле хезмәтләрнең йөкләтелгән бурычларына ничек җаваплы карауларына бәйле булуын билгеләп үтеп, терроризмга каршы көрәшне тагын да катгыйлатырга чакырды, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз