news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә теннис буенча Россия Кубогына ярышлар башланды

Биш комплект медаль уйнатыла торган турнирда Татарстан данын 9 спортчы яклый.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанның Әлмәт шәһәрендәге "Tennis City" спорт комплексында теннис буенча 2017 елның Россия Кубогына ярышлар башланды. 22 гыйнварга кадәр уздырылачак турнирда 5 комплект медаль уйнатыла: ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында ялгыз һәм парлы разрядларда, шулай ук парлы катнаш разрядта. “Татар-информ” агентлыгына бу хакта Татарстанның Теннис федерациясеннән хәбәр иттеләр.

Ил чемпионатлары белән беррәттән Россия теннисы календарендагы мөһим спорт чараларының берсе саналган әлеге турнирда 25 шәһәрдән 60тан артык россияле катнаша. Турнирда җиңү яулау өчен Татарстан җыелма командасының 9 спортчысы тырыша. Аерым алганда, республика данын анда хатын-кызлар арасында Гөлнара Назарова, Азалия Бадегыева, Аиша Кукушкина, Сабина Шәйдуллина, Анастасия Чикалкина, Екатерина Дәүләтова, Аида Кәлимуллина һәм ир-егетләр арасында Никита Валенцев белән Тимур Кыямов яклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot