Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә "Татнефть"нең яшь хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсы уза
Чара ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Әлмәттә "Татнефть" ГАҖнең яшь хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсы ачылды. Конкурста 8 белгечлек буенча ярышалар.
Чара ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.
Татарстан Президенты конкурста катнашучыларны сәламләде һәм бүген бирегә үз бүлекләрендә узган ярышларда җиңгән иң яхшы хезмәткәрләр җыелды дип билгеләп үтте. Конкурста катнашучылар исемлегенә керү компаниянең һәр хезмәткәре өчен дәрәҗә, ә анда җиңү һөнәри казанышларның берсе булып санала, диде ул.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 1970 елда беренче конкурсны үткәргәннән соң, ул "Татнефть" өчен күркәм хезмәт традициясенә әйләнде. "Ярышларның максаты - белгечләрнең эш тәҗрибәсен камилләштерү, тәҗрибә уртаклашу һәм хезмәткәрләрне яңа технологияләр һәм техника белән таныштыру. Конкурс предприятиенең иң төп мирасы - нефть чыгаручы кешеләргә аерым мөнәсәбәтен күрсәтә, - диде ул. - Ярышлар киңлеге буенча "Татнефть"нең Россия нефть сәнәгатендә лидерлык позициясен саклау өчен нигезе нык булуын күрәбез".
Республика лидеры билгеләп үткәнчә, эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү - безнең ил өчен актуаль мәсьәләләрнең берсе. Аерым алганда, Татарстанда эшче кадрлар әзерләү системасына ныклы игътибар бирелә.
Татарстан Президенты 2019 елда Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills Competition Дөнья чемпионаты узачагын искәртте, анда 65 тән артык илдән 1300 гә якын кеше катнашачак. Ярышлар 50 төрле эшче һөнәре буенча узачак.
Соңыннын республика Президенты нефть һәм газ тармагының хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Аннары һөнәри осталык конкурсы ачык дип игълан ителде.
Рөстәм Миңнеханов Әлмәт районы башылыгы Айрат Хйәруллин һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов белән конкурс мәйданнарын карады.
Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары - республика сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутдинов һ.б. катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз