news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә "Татнефть" компаниясе хезмәткәрләре арасында фестиваль узды

Чара чираттагы тапкыр компаниядә хезмәт куючыларның тырыш һәм иҗади булуларын күрсәтте.

(Әлмәт, 9 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Узган ялларда «Татнефть» компаниясенең «Талантлар фестивале» булып узды, дип яза җирле басма.

Фестиваль ел саен уздырыла. Сайлап алу турларында иң-иңнәр булып танылган җырчы-биюче нефтьчеләр май аенда «Нефтьче» Мәдәният сарае сәхнәсендә гала-концертта очраша. Биредә үк һәр номинация буенча җиңүчеләргә дипломнар да бирелә. Быел чыгышлар тагы да төрлеләнгән булып чыкты – «Вокал», «Хореография» номинацияләренә «Минута славы» да өстәлгән. Үзешчән сәнгать бәйгесендә 33 предприятие һәм 3 профильле уку йортыннан барлыгы 3 меңләп кеше катнашкан.

Сәхнәдә үзешчәннәр – кичә генә җитештерү мәйданнарында, станоклар артында хезмәт куючылар түгел, әйтерсең лә, чын артистлар чыгышы диярсең: көчле, ышанычлы концерт номерлары беренче минутыннан ук җәлеп итте. Бай эчтәлекле биюләр, моңлы җырлар, сәнгатьле уку, аларны башкару осталыгы әледән-әле тамашачыларның алкышларына күмелде. Залда утыручы сугыш ветераны, озак еллар «Елховнефть» идарәсендә хезмәт куйган Нижад Шәңгәрәевнең исә сугыш еллары җырлары яңгыраганда күз яшьләрен сөртеп куюы, дулкынлануы сизелде. Яшьләр зур сәхнәдән ветеранга рәхмәтләрен белдереп, аңа чәчәкләр дә бүләк итте.

Фестивальдә катнашучыларны «Татнефть» компаниясенең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Светлана Лаптева, «Татнефть» компаниясенең яшьләр комитеты лидеры Ринат Мамин сәламләде. Чара чираттагы тапкыр компаниядә хезмәт куючыларның тырыш һәм иҗади булуларын күрсәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot