news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә “Татнефть” ААҖ генераль директоры кубогы”на Бөтенроссия турниры үтте

Җиңүчеләр арасында әлмәтле дә бар.

(Әлмәт, 6 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә “Татнефть” ААҖ генераль директоры кубогы”на Бөтенроссия турниры үтте, дип яза җирле басма.

Анда Татарстан җыелма командасы теннисчылары биш бүләккә лаек булды. Катнаш парлы разряд финалында җыелма команданың өч вәкиле катнашты. Арада әлмәтле Илья Семакин да бар. Ул Татарстан җыелмасыннан Виктория Матасова белән берлектә чыгыш ясап, көндәшләрен 6:3, 7:5 исәбе белән җиңүгә иреште.

news_right_1
news_right_2
news_bot