news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә Татарстанның көньяк-көнчыгышында иң яхшы автомәктәпне сайлыйлар

Ярышта 7 районнан 26 кеше катнаша.

(Әлмәт, 18 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары", Рәдифә Ногаманова). Машина йөртергә өйрәтүче белгечләрнең осталыгы – юл куркынычсызлыгының асылын тәшкил итә. Ничек кенә булмасын, нәкъ менә алар юлда үзеңне ничек тотарга, ни эшләргә һәм ни эшләмәскә икәнен каныңа сеңдереп бирә алса гына юл-транспорт һәлакәтләренә бәйле вәзгыять контрольдә тотыла. Шуны исәпкә алып Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Әлмәт ДОСААФ автомәктәбендә ярышлар уздырыла, дип яза "Әлмәт таңнары газетасы.

Әйтергә кирәк, бу традицион очрашу, шуңа күрә ел саен билгеләнгән бер сценарий буенча бара. Бу, әлбәттә, юлда йөрү кагыйдәләрен белүгә корылган имтихан тоту, пневматик коралдан ату (анысы патриотик тәрбия юнәлешендә эшләүчеләрнең төп туры санала), шулай ук җиңел автомобиль һәм йөк машиналарын фигуралы йөртүне һәр катнашучы лаеклы үтәргә тиеш.

Күп еллар егет-кызларны, апа-абыйларны транспорт белән идарә итүгә өйрәтүче тәҗрибәле белгечләр арасында яшьләр дә бар. 18 яшьлек Тимур Салихов – шуларның берсе. Ул биредә Әлмәт хәрби комиссариатын тәкъдим итә.

– Мәктәптә автомобиль йөртү осталыгына, шул исәптән, хәрби транспорт белән идарә итәргә дә өйрәнү өчен мине комиссариаттан юлладылар. Хезмәткә чакырылганчы һөнәрең булса әйбәт бит, бик рәхәтләнеп кулландым бу тәкъдимнән, – ди Тимур.

Әлмәт ДОСААФ автомәктәбе директоры урынбасары Фәрит Әхмәтов сүзләренчә, егет өметле күренә, барлык биремнәрне дә ул яхшы үтәгән.

– Гомумән алганда, катнашучларның әзерлеге начар түгел. Иң мөһиме, биредә барысы да гадел бара, – ди ул.

Ярышлар барышында кыр кухнясы да эшләде. Әлмәт эчке эшләр идарәсеннән вакытлыча куллануга алып торылган мич белән әлмәтле Илгизәр ага Галиев оста «идарә итә».

 – Иң мөһиме мичкә утынны вакытында өстәп торырга кирәк. Бу безнең эштә дә иң актуаль нәрсә – белемне ныгытмасаң, хәтерне күнектермәсәң кемгә дә булса акыл өйрәтәм димә инде син, – ди йөк машиналары белән идарә итәргә өйрәтүче мастер.

Ярышта 7 районнан 26 кеше катнаша, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100