news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә “Татарстан шәһәрләре һәм районнарында татар мәктәпләренең эшчәнлеге” дигән темага күчмә утырыш уза

Әлмәттә “Татарстан шәһәрләре һәм районнарында татар мәктәпләренең эшчәнлеге” дигән темага күчмә утырыш уза

(Әлмәт, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюросының Әлмәт шәһәрендә “Татарстан шәһәрләре һәм районнарында татар мәктәпләренең эшчәнлеге” дигән темага күчмә утырышы уза. Шул уңайдан Әлмәткә Татарстанның 15 районыннан мәгариф бүлекләре башлыклары, БТК Башкарма комитетының Татарстан районнарындагы җирле оешма җитәкчеләре, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы вәкилләре җыелды. Алар арасында ТР Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин, Россия татарлары федераль Милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Римзил Вәлиев, ТР Министрлар Кабинетының Татарстан халыклары телләрен һәм мәдәниятен үстерү бүлегенең баш киңәшчесе Фирая Шәйхиева, Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина, БТК Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин һәм башкалар бар.

Иң беренче булып килгән кунаклар Әлмәт шәһәренең Ризаэтдин Фәхретдинов исемендәге 1нче татар гимназиясе белән таныштылар. Бүгенге көндә гимназиядә 720 укучы белем ала. Укыту-тәрбия процессын заманча итеп оештыру өчен биредә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Гимназиядә 42 уку бүлмәсе, 2 компьютер сыйныфы, 2 спорт залы, йөзү бассейны, концерт залы, китапханә, ашханә, үзенең тулай торагы бар. Белем учагы белән танышкач, БТК Башкарма комитеты бюросының күчмә утырышы башланып китте.

news_right_1
news_right_2
news_bot