news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Нефтьчеләр көнен билгеләп үттеләр

Бәйрәм чаралары Әлмәт каласының тарихи өлешендә башланды, ипподромда дәвам итте, Нефтьчеләр мәйданында төгәлләнә

 (Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чаралар узды. Бәйрәм чараларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Әлмәттә Нефтьчеләр көне чараларында “Татнефть” АҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутдинов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, РФ һәм ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, республиканың төрле төбәкләре һәм Россиянең мәртәбәле кунаклары, Татарстанның нефть төбәге муниципаль районнары башлыклары, нефть сәнәгате ветераннары, эшче белгечләр, нефть-газ чыгару идарәләре “Татнефть” компанияләре предприятиеләре җитәкчеләре, катнаш тармак һәм социаль өлкә хезмәткәрләре катнашты.

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү, нефть башкаласының тарихи өлешендә, реконструкциядән соң, “Иске Әлмәт” мәдәният йортын ачудан башланды.

Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов үз мөрәҗәгатендә нефтьчеләрнең республиканың икътисади һәм социаль үсешенә керткән өлешләренә югары бәя бирде һәм барысын да Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады.

“Татнефть” АҖ генераль директоры Наил Маганов нефть төбәгендә яшәүчеләргә сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул, Татарстанда Нефтьчеләр көне – бөтен халык бәйрәме, чөнки нефть республиканың төп ресурсы, аның байлыгы һәм мирасы булып тора, дип билгеләп үтте. Наил Маганов сүзләренә караганда, компаниядә нефть химиясе һәм нефтьне эшкәртүне үстерү, әзер продукцияне сату буенча программалар уңышлы гамәлгә куела. Җитештерү системасы камилләштерелә, энергияне саклаучы инновацион технологияләр кертүгә зур игътибар бирелә.

Түбән Каманың “ТАНЕКО” комплексында "Евро-5" дизель ягулыгын чыгару чын хезмәт җиңүе булды, дип билгеләп үтте Н.Маганов. Комплексның көндәшлеккә сәләтле экологик чиста продукциясе Татарстанның нефть эшкәртү өлкәсендә визит карточкасы булды.

Компаниянең генераль директоры компаниянең структур бүлекчәләре, сервис предприятиеләре, кече нефть компанияләре коллективларына һәм тармак ветераннарына һәм хезмәткәрләренә нәтиҗәле эш алып барулары өчен рәхмәт белдерде. Наил Маганов шулай ук социаль өлкә хезмәткәрләренең дә нефть тармагы үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтте.

Бәйрәм ипподромда ат спорты ярышлары, Россиянең танылган артистлары һәм татар эстрадасы җырчылары чыгышлары белән дәвам итте.

Кич Нефтьчеләр мәйданында яшьләр өчен татар һәм рус эстрадасы артистлары чыгыш ясый. Тантаналы чаралар бәйрәм фейерверкы белән тәмамлана, дип хәбәр итә “Татнефть” ААҖ матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100