Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә "Татарстан киләчәге көллиятендә" WorldSkills стандарты буенча имтихан узды
Сынауларны уңышны үткән студентларга Skills паспортлары бирелә.
(Әлмәт, 7 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Һөнәри көллияттә "Машина төзелеше технологиясе" белгечлеген үзләштерүче 4 нче курсның 12 егет һәм кызы "CAD инженерлык дизайны" компетенциясендә белемнәрен күрсәтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Шунысын да искәртеп узарга кирәк, Әлмәт һөнәри көллияте WorldSkillsRussia стандартлары буенча мондый күрсәтмә имтихан уздыру үзәге булып тора. Аттестация кысаларында уздырылучы имтихан формасы мәгариф учреҗдениесе тарафыннан сайлана. Биредә ул "Автоматлаштырылган производство система" фәнен үз эченә алган. Әлеге студентлар узган ел да күрсәтмә имтихан тапшырган булган.
Хәзер дә студентлар алдында катлаулы бурыч торды – җыелма мотор детальләре, металл конструкцияләр сызымнарын эшләргә, аларны җыю барышының анимацион видеоролигын ясарга. Беренче көнне алар куркынычсызлык техникасы, эш урыннары белән танышты. Эш урыннары жирәбә ярдәмендә сайланган.
Кичә һәм бүген иҗади эшкә, белемнәрне күрсәтүгә багышланды. Биремнәрне үтәүгә 6 сәгать бирелде. Экспертларга килгәндә, аларның һәммәсе тәҗрибәле, Казаннан, Яр Чаллыдан, Бөгелмәдән килгән белгечләр иде. Имтихан бирү барышы онлайн режимда барды.
"Бу имтихан республикада быел беренчесе. Ул узган ел гына гамәлгә куелган иде. Биремнәр WorldSkills ярышларында булганнардан. Алар югары дәрәҗәдәге катлаулыкта. Имтихан тренировка формасында гына булса да, без имтиханнарга әзерлек дәрәҗәсенең производство стандартларына тәңгәл китерергә омтылабыз", - диде баш эксперт Альберт Минеев.
Сынауларны уңышны үткән студентларга Skills паспортлары бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз