Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә «Татарстан киләчәге көллияте»ндә студентларны багышлау тантанасы узды
Быел бирегә төрле белгечлекләргә барлыгы 125 студент укырга керде.
(Әлмәт, 21 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә «Алнас» заводы базасында күптән түгел ачылган «Татарстан киләчәге көллияте» студентлары өчен кичә шатлыклы вакыйга булды, дип яза җирле басма.
«Татарстан киләчәге көллияте» нең яңа укыту-лабораторияләр комплексы – ул урта звено белгечләренә белем бирү өлкәсендә Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы белән «Римера» компанияләр төркеме предприятиеләренең уртак хезмәттәшлеге нәтиҗәсе санала. Әле генә ачылган бу укыту лабораторияләр үзәге студентларны практик яктан белемле итү өчен барлык шартлар белән тәэмин итте. Быел бирегә төрле белгечлекләргә барлыгы 125 студент укырга керде.
Бүген шуларны студентлыкка багышлау чарасы узды, ягъни алар кулларына студент билетын алды. Чарада мәртәбәле кунаклар, шул исәптән район һәм завод җитәкчелеге дә катнашты. Алар студентларга уңышлар һәм бары югары билгеләр генә теләп калды.
Әйтергә кирәк, «Татарстан киләчәге көллияте» проекты республикада дуаль белем бирү үсешенә этәргеч бирде – бу елны Татарстанда шундый 25 ресурс үзәге булдырылды. Студентларның 60% вакытлары практик күнекмәләрдә узуы, белем бирүнең мондый дуаль системасы – иң яңалардан санала.
Хәзерге вакытта көллияттә 300 дән артык студент 5 юнәлештә белем ала: станокчы, электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, машина төзелеше технологиясе, электр һәм электромеханик җиһазларны техник эксплуатация һәм хезмәт күрсәтү, эретеп ябыштыручы. Быел 125 укучы конкурс аша узып әлеге заманча көллият студенты булу бәхетенә иреште, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз