Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә “Татарстан чаңгы юлы” ярышларында катнашучыларның иң өлкәненә 81 яшь булган
Бәйрәм ахырында ярыш җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
(Әлмәт, 10 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә шәһәр сусаклагычының чаңгы трассасында “Татарстан чаңгы юлы-2019” массакүләм чаңгы ярышы узды.Ярышның иң яшь катнашучы Михаил Первушинга 9 яшь булса, иң олысы булган Шәһит Таиповка 81 яшь иде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Быел бу ярышлар ундүртенче тапкыр оештырылды. Чарада мәктәп укучылары, югары һәм урта-махсус белем бирү йортлары студентлары, шәһәр һәм район предприятиеләре, оешма җитәкчеләре, хезмәт коллективлары һәм ветераннар катнашты.
Ярышларның максаты - физик культура һәм спортны үстерү, өлкәннәр һәм яшьләрне чаңгы ярышлары белән даими рәвештә шөгыльләнүгә җәлеп итү.
Катнашучыларны Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов сәламләде:
Чаңгы ярышларында катнашучыларны шулай ук Әлмәт районының чаңгы спорты федерациясе президенты, “Әлмәтнефть” идарәсе җитәкчесе Ренат Нугайбәков та котлады.
Бу көнне стартка барлыгы биш меңнән артык әлмәтле чыкты. Бәйрәм ахырында ярыш җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз