Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә «Татарстан чаңгы юлы» массакүләм ярышы узачак
Шул уңайдан район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова катнашында киңәшмә узды.
(Әлмәт, 7 февралль, «Татар-информ», »Әлмәт таңнары»). 11 февральдә Әлмәттә «Татарстан чаңгы юлы» массакүләм ярышы узачак. Шул уңайдан район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова катнашында киңәшмә узды, дип яза районның "Әлмәт таңнары" газетасы.
Быелгы чаңгы узышлары башка еллар белән чагыштырганда үзгәрәк булачагына ышандыра оештыручылар. Беренчедән, җылыныр өчен чәй эчү нокталары, уен мәйданчыклары һәм чарада үрнәк чыгышлар булыр дип көтелә. Икенчедән, шәһәр ипподромында иртәнге сәгать 10да башланып китәчәк узыш быел категорияләргә бүленеп түгел, ә бердәм узыш итеп оештырылачак. Ягъни бөтен кеше бер вакытта узышачак.
35нче тапкыр булачак «Татарстан чаңгы юлы» ярышларында катнашырга теләк белдерүчеләр 8 февральдән 10 февральгә кадәр Физкультура көллиятендә (15:00 сәгатьтән 17:00 кадәр) теркәлү узарга да тиеш. Гадәттәгечә быелгы ярышларга да шәһәр оешма хезмәткәрләре, студентлар, мәктәп укучылары, сәламәт яшәү рәвеше алып барган пенсионерлар һәм бу чарага битараф булмаучы шәһәрдәшләр килер дип көтелә.
«Чаңгы юлы – 2017 » чарасы кысаларында мәктәпләрдә кышкы эстафеталар инде күптәннән башланган. Әлеге чараның максаты халыкны сәламәт яшәү рәвешенә өндәү, чаңгы шууга мәхәббәт уяту, кышкы бу спорт төренең әһәмиятен аңлату.
– Безнең максат бу эстафетаны массакүләм итеп, югары дәрәҗәдә уздыру. Монда оешма җитәкчеләре дә, яшьләр дә, гомумән һәр әлмәтле уяу һәм актив булырга тиеш, – диде Наҗия Хәйдәрова.
Узган ел 23 меңнән артык әлмәтле чаңгыга баскан булса, бу күрсәткечләр быел тагын да артыр дигән өмет бар, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз