news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә татарча диктантны 2250 кеше язды

Үзәк паркның “Ассоль” кафесында татар интеллигенциясе, журналистлар, Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Ак калфак” оешмасы вәкилләре каләм тибрәтте.

(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). Әлмәтнең Р.Фәхреддин исемендәге гимназиясендә татарча язу осталыгын укучылар, укытучылар, ата –аналар — барлыгы 1100 кеше сынады. Әлмәттә барлыгы 2250 кеше татарча диктант язды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, язучылар һәм татарча язу теләге булган шәһәр халкы үз белемнәрен Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә сынады. Биредә 2019 елның Театр елы булуын да исәпкә алып, Әлмәт дәүләт драма театры артистлары катнашында оештырылган акция күркәм очрашуга әверелде.

Үзәк паркның “Ассоль” кафесында татар интеллигенциясе, журналистлар, Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Ак калфак” оешмасы вәкилләре каләм тибрәтте.

Үзәк мәчеттә район һәм шәһәрнең баш мөхтәсибе Фәхим хәзрәт Әхмәтҗанов үрнәгендә имамнар, мәчет хезмәткәрләре, шәкертләр татарча диктант язды.

Акциягә Әлмәтнең мәгариф учереждениеләре - Нефть институты, Политехника техникумы, Сәүдә-икътисад техникумы, районның барлык татар мәктәпләре дә актив кушылды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100