news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә татар теле курслары башланды

Татар гимназиясенә беренче дәрескә нигездә укытучылар, тәрбиячеләр җыелды.

(Әлмәт, 17 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт шәһәрендә татар телен өйрәтү курслары башланды. Башланды дип әйтү бәлки дөрес тә түгелдер, төгәлрәге, яңартылды, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.

Татар гимназиясенә беренче дәрескә нигездә укытучылар, тәрбиячеләр җыелды. Курска килүчеләрнең һәммәсе Татарстанда яшәгәч ике дәүләт телен дә, аның мәдәниятен, тарихын белергә, халкын хөрмәт итәргә, традицияләрен сакларга кирәк дигән фикердә торуларын белдерде.

– Без татарчаны камил белә алмаячакбыз, әлбәттә. Әмма аңласаң, сөйләшә алсаң, бик әйбәт булыр иде. Ике улым да мәктәптә татар теленнән «бишле»гә укый. Курсларда грамматикага караганда тере сөйләмгә ныграк басым ясалсын иде, – дип теләген җиткерде 24 нче мәктәпнең рус теле укытучысы Любовь Скворцова.

Гимназия мөгаллимәсе Рәшидә Гыйләҗетдинова тәүге очрашуны әнә шулай башлап җибәрде дә. Беренче дәрес татарча танышуга, милли ашларга багышланды. Милли ризыклар куелган өстәл артында утыручылар бу көнне азмы-күпме татар теле буенча белемнәрен тулыландыргандыр дип ышанабыз. Дәресләр һәр чәршәмбе һәм җомга көнне 18 сәгатьтә оештырылачак. 

Татар теленә өйрәтү дәресләренең 90 нчы елларда да уздырылганы хәтердә. Ул чакта курслар оешма-предприятиеләрдә дә оештырыла иде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot