news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә татар теле курслары башлана

Курсларга язылу өчен Үзәк мәчеткә яки 8927-035-37-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

(Әлмәт, 26 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 1 октябрьдә Үзәк мәчеттә «Без – татарлар» дип исемләнгән татар телен өйрәнү буенча бушлай курсларның яңа сезоны башлана, дип яза җирле басма.

Ул Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инициативасы буенча республика мөхтәсибәтләрендә оештырыла. Быел укулар атнасына ике тапкыр, 6 ай дәвам итәчәк. Дәресләрне филология фәннәре кандидаты, доцент Рәфкать Шаһиев уздыра. Ахырдан укучыларга сертификатлар бирү каралган.

Курсларга язылу өчен Үзәк мәчеткә яки 8927-035-37-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100