news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә «Татар-информ» агентлыгының 30 еллыгына багышланган фотокүргәзмә ачылды

Күргәзмә тәмамланганнан соң, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенә һәм «Татнефть» башлыгына Әлмәт тарихы белән бәйле бер фотография тапшырылачак.

Әлмәттә «Татар-информ» агентлыгының 30 еллыгына багышланган фотокүргәзмә ачылды
Рамил Гали

(Казан, 22 август, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Әлмәт шәһәрендәге сәүдә үзәгендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының 30 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Бу безнең тарих» дип аталган фотокүргәзмә ачылды. Күргәзмә тәмамланганна соң, Әлмәт тарихы белән бәйле берәр фотосурәтне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенә һәм «Татнефть» башлыгына бүләк итәчәкләр.

«Бездә сөенечле вакыйга — Казаннан кала, республиканың беренче шәһәрендә ТАССРның 100 еллыгына һәм „Татар-информ“ ның 30 еллыгына багышланган күчмә күргәзмә ачылды. Бу эшләрнең авторы — Рамил Гали — Татарстанның иң күренекле фотографларының һәм елъязмачыларының берсе», — диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

Шамил Садыйков әйтүенә, беренче күргәзмә Казанның «Мега» сәүдә үзәгендә, икенчесе — Горький исемендәге паркта, ә өченчесе Әлмәттә ачылды. Түбән Камада һәм Чаллыда да шундый ук экспозицияләр оештыру планы бар.

«Беренче булып Әлмәтне сайладык, чөнки бу хезмәт даны шәһәре. Сәүдә үзәгенең мондый мөмкинлек бирүенә зур рәхмәт. Төп бурыч — Әлмәт районында яшәүчеләр бу эшләрне карасын һәм тарих белән хозурлансын иде», — диде Шамил Садыйков.

Әлмәттәге фотокүргәзмәдә 30 эш тәкъдим ителгән, аларның өчесе шәһәр өчен махсус сайланган. Бу «Әлмәткә юл, 1997 ел», «Әлмәттә нефть табу» һәм «Әлмәт нефтьчеләре, 1997 ел» фотографияләре.

«Фотоларда илебез үсешенең төрле тармаклары күрсәтелгән. Иске мотоцикллар, көймәләр — барысы да безнең тарих. Без боларның барысын да үттек. Хәзер фотога төшерү, компьютерда фотошопта үзгәртү бик җиңел. Ә ул вакытта бу бик вак һәм катлаулы эш иде», — диде Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев. Ул фоторәссам кулы белән тудырылган әлеге могҗизаны күргән кешеләр өчен шат булуын да әйтте.

Үз фотоларында Рамил Гали ТАССРның үзгәртеп кору чорындагы портретын күрсәтә. Аклы-каралы фотографияләрдә кеше язмышлары, идеология алмашыну һәм XX гасыр ахырындагы катлаулы чор чагыла.

«Күргәзмә илдәге үзгәртеп кору чорындагы фотографияләремнән эшләнде. Фотоларны „Молодежь Татарстана“ газетасында эшләнгәндә редакция биреме буенча төшердем. Бу журналистның эш көннәре. Мин аларны кызыклы мизгелләр буенча буенча сайлап алдым, мәсәлән, СССР бетеп яңа дәүләт — Россия Федерациясе оешу, ТАССР бетеп Татарстан Республикасына әверелү», — диде эшләр авторы.

Экскурсия барышында Шамил Садыйков «бер фотоны шәһәр башкарма комитеты башлыгына, ә икенчесен „Татнефть“ җитәкчесенә бүләк итәргә» тәкъдим итте. Бу идеяне башкалар да хуплады.

Фотокүргәзмә Әлмәттә 21 сентябрьгә кадәр эшләячәк, фотоларны карау бушлай.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100