Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә «Татар егете-2017» җиңүчеләре ачыкланды
Яңа Кәшер Мәдәният йортында «Татар егете-2017» район бәйгесе үтте.
(Әлмәт, 1 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә «Татар егете-2017» җиңүчеләре ачыкланды. Бәйге Яңа Кәшер Мәдәният йортында узды, дип яза районның "Әлмәт таңнары" газетасы.
Район торак пунктларыннан унбер егет әлеге исемне яулау өчен көч сынашты.
Жюри составында - “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, “Альметьевский вестник” газетасы баш мөхәррире Ландыш Зарипова, атказанган мәдәният хезмәткәре Җәүдәт Икътисамов, шагыйрә Нәфисә Сабирҗанова, 1 нче гимназиянең музыка укытучысы Рамилә Хәйруллина.
Нәтиҗәдә абсолют җиңүче дип Түбән Абдулдан Алмаз Шәрифуллин танылды. Мәмәттән Габделфәт Ямалиев 1 нче дәрәҗә, Чупайдан Ралиф Галимов 2 нче дәрәҗә, Нәдердән Ильяс Гобәйдуллин 3 нче дәрәҗә дипломга лаек булдылар.
Калганнарга түбәндәге номинацияләр буенча исемнәр бирелде:
"Зиннәтле егет» - Тайсуганнан Данил Ризванов, “Кызлар күңелен яулаган егет” – Кәшердән Илсур Гәрәйшин, “Зирәк егет” – Кама-Исмәгыйльдән Илнар Газизов, “Баһадир егет” – Югары Мактамадан Эльфир Гайфуллин, “Баллы телле егет” – Әлмәттән Ильмир Сәхәбетдинов, “Тапкыр егет” – Кичүчаттан Илнур Насыйбуллин, “Милли җанлы егет” – Сөләйдән Ильяс Мәхмүтов, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз