Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә ташчылар бәйгесендә политехникум студентлары да катнашты
Җиңүчеләр Төзүчеләр көнендә бүләкләнәчәк.
(Әлмәт, 19 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә кичә ташчылар бәйгесе үтте. Биш команданың берсе - политехникум студентлары иде. Көч сынашу урыны итеп Бигәш урамында төзелүче 139нчы торак йорт сайланганды, дип яза җирле басма.
Башта ташчылар теория буенча белемнәрен тикшерде. Аннан соң кирпеч өяргә керештеләр. Алар алдына тиз, сыйфатлы һәм матур итеп кирпеч өю бурычы куелды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быелгы катнашучылар арасында узган елгы бәйгедә үзләрен сынап караучылар юк иде. Җиңүчеләр Төзүчеләр көнендә бүләкләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз